1 февральдән пычрату чыганакларын автоконтроль системалары белән тәэмин итмәгән өчен штраф салу турында закон үз көченә керә.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде:
Документ нигезендә пычрак матдәләр чыгару чыганакларына автомат рәвештә тикшерү системалары булмаган яки вакытында урнаштырмаган өчен штрафлар кертелә. Вазыйфаи затлар өчен штраф 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Шулай ук контроль системалары таләпләрне бозып урнаштырылган яки мәгълүматларны дәүләт реестрына дөрес тапшырмаган очракта да штрафлар яный.