Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмщкщрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина гыйнвар аенда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады.
Ай башыннан алып, дүрт кабул итү барышында депутатка округның 17 кешесе мөрәҗәгать итте, округка Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре керә.
«Гражданнарны кабул итү-теләсә кайсы дәрәҗәдәге депутат эшенең иң мөһим өлешләреннән берсе. Ел башы булуга һәм пандемиягә карамастан, гражданнарны кабул итү барышында минем округ халкы югары активлык күрсәтәләр. Кабул итүләрне онлайн-режимда үткәрдек, һәм кайвакыт гражданнарга телефон аша ярдәм итә алдык. Мисал өчен, пенсионер ханым юл йөрү өчен ай саен акчалата түләү алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте – Без хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау идарәсе белән элемтәгә кердек, тиешле аңлатмалар алдык, проблеманы хәл итү максатыннан ул консультациягә чакырылды», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Кергән барлык мөрәҗәгатьләр буенча эш башланды, консультацияләр үткәрелде, тиешле җирле үзидарә органнарына, министрлыкларга һәм ведомстволарга депутат запрослары җибәрелде.