«Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсының зона этабы беренче тапкыр Әгерҗе шәһәрендә узачак. Бу пәнҗешәмбе, 10 февраль көнне, 7 нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында республиканың Менделеевски, Минзәлә, Тукай, Әгерҗе районнары педагоглары җыелачак.
Район мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, Әгерҗе районы данын конкурста район бәйгесенең финалистлары - 9 нчы бакчадан Надежда Шлюгина һәм 5 нче бакчадан Наталья Шакурова тәкъдим итәчәк.
Мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре жюри хөкеменә балалар белән аралаша белү осталыгын - аларны дөрес ашату, йокларга яткыру, шулай ук ниндидер яңа һөнәргә өйрәтүне күрсәтәчәк.
Конкурсның зона этабында җиңүчеләр республика турына юлламалар алачак. Иң яхшылары үзләрен финалда күрсәтәчәк.