#МЫВМЕСТЕ акциясе дәвам итә
Әгерҗе шәһәренең яшьләр үзәге хезмәткәрләре дарулар китерү буенча ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Кызганычка каршы, авырулар саны көн саен арта һәм хәзер активистларның ярдәме бик кирәк.
"Хөрмәтле шәһәребез халкы, сезгә битараф булмавыгызны һәм безгә дару таратуда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Без иреклеләр төркемен җыябыз, сезне командабызда күрергә шат булачакбыз", - дип мөрәҗәгать итә волонтерлар.
Барлык кирәкле саклану чаралары һәм транспорт бирелә.
Белешмәләр өчен тел: 89196959818.