Әлфия Когогина студентлар өчен тулай торакларның капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 13 феврале, якшәмбе

Яр Чаллыда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
«Россия Президенты Владимир Путин 2022-2030 елларда югары уку йортларының заманча кампуслары челтәрен булдырырга кушты. Йөкләмәне үтәү йөзеннән, якындагы өч елда югары белем бирү мәгариф оешмалары инфраструктурасын үстерүгә 36 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. "Бердәм Россия"партиясе вузларның тулай торакларын капиталь ремонтлауга ел саен 3 млрд. сум күләмендә өстәмә субсидияләр бүлеп бирүгә ирешергә тәкъдим итте. Бу ел саен кимендә 100 мең кв.метр тулай торакны норматив халәткә китерергә мөмкинлек бирәчәк», – диде Когогина.
Бүген Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова белән без вузның тулай торакларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырдык. НГПУ өчен мөһим мәсьәлә, һәм мин округ вузларына программаны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тырышачакмын", - дип билгеләп үтте депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International