Әгерҗедә "Татарстан чаңгы юлларына" йөзләгән кеше чыкты

2022 елның 13 феврале, якшәмбе

Бүген Әгерҗедә "Россия чаңгы юллары" акциясе кысаларында "Татарстан чаңгы юллары-2022" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Төрле яшь категорияләрендә стартка йөзләгән кеше чыкты.

Трассаны мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә, профессиональ спортчылар да, чаңгыга бик еш басмаган райондашларыбыз да үтәргә тырышты.

Алар өчен бу ярышларда иң мөһиме-үзеңне сынап карау мөмкинлеге. Ә Әгерҗе районында бу спорт төре, һичшиксез, көннән-көн популярлаша гына бара.

Узышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Азат Вәлиев мөрәҗәгать итте: "Чыннан да, Россия чаңгы юллары кебек масштаблы ярышлар юктыр. Илебез киңлекләрендә генә кешеләр бу көнне чаңгыга баса. Әлбәттә, Әгерҗе дә искәрмә түгел. Бүген сез узышны күзәтүче генә түгел, ә чаңгы ярышларында катнашучы булыр өчен дә уникаль мөмкинлек бар. Бүген чаңгы профессионалларны гына түгел, ә барлык кышкы спорт төрен яратучыларны да берләштерә", - диде ул.

Сүз уңаеннан, илебезнең иң масштаблы ярышы быел 40 нчы тапкыр уза. Әгерҗедә ярышлар "Спорт - тормыш нормасы" девизы астында үтте.

Спорт ветераны Людмила Тукмачева — чаңгы ярышында даими катнашучы. Бүген ул үз үрнәгендә сәламәт яшәү рәвеше һәрвакыт яхшы формада булырга ярдәм итүен күрсәтте.

"Катнашырга булдым, чөнки чаңгы минем яраткан спорт төре. Мин һәрвакыт катнашам һәм мондый чаралар узуына бик шат", — дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International