Әгерҗе балалары спорт туризмында биеклеккә җиттеләр

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Балалар иҗат йорты  “Салават күпере талантлары” командасы 12 февральдә Казанда узган спорт туризмы (чаңгы дистанциясе) буенча республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булды. Иң көчле һәм кыю яшь туристларны педагог Екимов Владимир Михайлович әзерләгән, дип хәбәр итә Балалар иҗат йорты коллективы. Безнең балаларның күбесе республика буенча иң яхшы нәтиҗәләр унлыгына керде. Ярыш нәтиҗәләре шәхси зачетта: Буров Ян-1 урын; Субаева Алсу-3 урын; Екимов Арсений-4 урын; Екимов Евгений - 4 урын; Әлмөхәммәтова Айгөл-5 урын; Хмельницкая Яна-7 урын; Сәхипкәрамова Айгөл-11 урын; Кобелев Егор-21 урын. Чабыш нәтиҗәләре: Буров Ян һәм Екимов Арсений - 3 урын;Субаева Алсу һәм Сәхипкәрамова Руфина - 5 урын; Хмельницкая Яна һәм Әлмөхәммәтова Айгөл - 6 урын. Афәрин!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International