Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ханов Шамил Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Казан (Идел буе) федераль универитетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Югары тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе белән берлектә оештырылган "Тархан" тарихи-мәдәни конкурсында катнашты.
Конкурс Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны хуплауга, шулай ук өлкән мәктәп яшендәге яшьләр арасында Татарстан халыкларының уку культурасын һәм тарихи-мәдәни китапханә мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән.
«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы ике турда уза. I турда (читтән торып) катнашучылар тест үттеләр һәм бирелгән темаларга эссе яздылар. II тур 4 этаптан тора: 1/8, 1/4, 1/2 финал.
Республиканың 10-11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Шамил 2 турның 1 этабын уңышлы үтте һәм мартта киләсе этапта катнашачак.