Дәүләт Думасы кечкенә торак пунктларда мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, rече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Авыл клублары – зур керемнәр тупланып, табыш китерә торган урын гына түгел, ә авыл халкы өчен ул берләшеп күрешү урыны. Биредә гражданнар җыеннары һәм якташлар очрашулары, юбилярларны һәм алдынгыларны котлаулар, территорияне үстерүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышулар уза. Авыл мәдәният йортлары өчен табышка салымны гамәлдән чыгару турындагы карарны дөрес дип саныйм. Шуның белән бергә, табышка салым төбәк бюджетларына җибәрелә, һәм безгә бюджетларның төшеп калучы керемнәрен бәяләргә һәм бу югалтуларны федераль бюджеттан тулыландыру мөмкинлеген карарга кирәк».
Салымнан азат ителүдән кергәннәр мәдәният йортлары һәм клублар хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә, яшь белгечләрне җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле чаралар әзерләүгә, матди-техник базаны яңартуга юнәлдерелә алачак", – дип өстәде парламентарий.
Закон проекты муниципаль мәдәни-ял учреждениеләре өчен табышка салымның нульле ставкасын билгеләргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта нульле ставка РФ Хөкүмәте билгеләгән мәдәни эшчәнлек төрләре исемлегенә кертеләчәк оешмаларның эшчәнлегенә генә кагылачак.
Хәзерге вакытта авыл клублары һәм мәдәният йортлары оешмалар табышына коммерция оешмалары белән беррәттән салым түли, бу исә үз акчаларыңның да кимүенә китерә.
.jpg)