«В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы» 2022 елның 2 апрелендә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Гудованцев урамы, 23 йорт адресы буенча Ачык ишекләр көне узачак. Белешмәләр өчен телефон: (843)570-91-03; 89397329907 - Вәлиуллина Алсу Мөнировна.
Шулай ук колледжга «Киләчәккә билет» программасы кысаларында уку сыйныфлары белән бару мөмкинлеге барлыгы турында хәбәр итәбез. Экскурсия барышында укучыларга кабинетлар, остаханәләр, лабораторияләр күрсәтеләчәк, укыту җиһазларында эшләү мөмкинлеге бирелә.