Бүген "Локомотив" футбол манежы кырында бик эссе. Биредә Әгерҗе һәм Ижау тимер юл узеллары предприятиеләре арасында мини-футбол буенча турнир уза. Барлыгы 9 команда ярыша. Болар: ДТВ, РЦС-5, ДС-Әгерҗе, ШЧ-12, ВЧДэ-14, ДЦС-5, ПЧ-23, ТЧ-15 һәм ТЧП-14.
Исемнәре катлаулы һәм кем өчендер аңлашылмаган, ышанычлы итеп бер нәрсә әйтербез: Ватанны саклаучылар көне алдыннан иң яхшылар исеме өчен көрәшергә, тырыш көрәштә - хезмәттә дә, спортта да, тормышта да үз позицияләрен якларга әзер чын ир-атлар җыелды.
Без элегрәк язганча, матч Горький тимер юлының 160 еллыгына багышланган. Спортчылар өчен көч сынашырга профсоюз оешмалары вәкилләре, шулай ук спорт ветераннары килде.
- Әгерҗедә зур футбол өчен җан сызлана. Безнең "Локомотив" командасы районда соңгы тапкыр 90 нчы елларда зур футбол уйнавын тәмамлады. Шулай итеп, Әгерҗедә әлеге спорт төрен яңартасым килә. Талантлы яшьләр бар бит, бик яхшы спортчылар, аларга ярдәм итәргә генә кирәк, - дип уртаклашты безнең белән спорт ветераны Эдуард Бикбашев.