Район хакимияте бинасында янгын куркынычсызлыгы һәм урман культуралары сезоннары башлануга кагылышлы киңәйтелгән утырыш үтте. Аның эшендә ТРның урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башлыгы Азат Вәлиев, аның урынбасары Илфат Ямалиев, Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкче-урманчысы Владимир Ишмуратов, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Владимир Ишмуратов чыгыш ясады.
Аннан киңәшмәдә катнашучылар район территориясендә янгынга каршы уздырылырга тиешле чаралар комплексы, бу уңайдан халык арасында аңлату-агитация эшләре алып бару, урманнарны торгызу буенча башкарылачак эшләр турында фикер алыштылар. Җитәкчеләр киңәшмә барышында яңгыраган күпсанлы сорауларга да җавап бирделәр.