25 февральдә 11 сәгатьтә район Мәдәният сараенда Әгерҗе муниципаль районы Советының XV утырышы була.
Көн тәртибе:
1. 2021 елда Әгерҗе муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында.
2. 2021 елда Әгерҗе муниципаль районының җирле үзидарә органнарында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше турында.
3. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге эше турында 2021 елда.
4. «2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында» 2016 елның 14 сентябрендәге 11-1 номерлы Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
5. Җирле үзидарәнең даими нигездә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнарының контроль-хисап органы рәисе, муниципаль хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләүгә чыгымнарны формалаштыру нормативлары турында.
6. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында Әгерҗе муниципаль районы Советының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү хакында.
Утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм Яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.