Бүген Казанда Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Ул Язучылар берлегенең Тукай клубында узды.
Тантаналы чарада Әгерҗедән каләм остасы, мәгариф ветераны Наилә Харисова да катнашты. Ул Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе игълан иткән иҗади бәйгенең “Повесть” номинациясендә җиңү яулаган иде.
Комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбызны олы җиңүе белән тәбрикләп, Диплом һәм 300 мең сумга сертификат тапшырдылар.
.jpg)