Әгерҗе мәктәпләре укучылары "Мәктәп чаңгысы"нда катнаштылар

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

“Орешник” урман массивында “Мәктәп чаңгы юлы Әгерҗе-2022” ярышлары узды. Аларда шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

Район башлыгы Азат Вәлиев ярышта катнашучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

- Әгерҗе районында чаңгы спортына зур игътибар бирелә. Төрле яшь категорияләрендә ярышларда катнашучылар саны елдан-ел арта гына бара, димәк, чаңгыларга әгерҗелеләр күбәя. Бүген сезгә уңышлар телим. Бу ярышларда катнашкан кешеләр сез инде җиңүчеләр,- диде Азат Рөстәмович.

Беренчеләрдән булып иң яшь катнашучылар старт алды, бу - 2014 елгы нәниләр, аларга 500 м дистанцияне җиңәргә кирәк иде. Бу көнне чаңгы трассасына барлыгы 100 дән артык бала чыкты.

Дулкынландыргыч стартлар һәм финишлар, зур җанатарлар ярдәме, дәртләндергеч музыка - болар барысы да иң яхшы нәтиҗәне күрсәтергә һәм беренче булып калырга омтылган спортчылар өчен аерым темп һәм кәеф бирде.

Чара азагында, традиция буенча, йомгаклар ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Иң лаеклыларга грамоталар, медальләр һәм тәмле әгерҗе лимонады тапшырылды.

Киләсе чаңгы ярышлары 5 мартта Әгерҗе районының Күләгәш авылында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International