Беркемгә дә сер түгел, "Красный бор имәнлеге" социаль ярдәм Үзәге" күп кенә пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен яраткан урын булып тора. Ял итәргә бирегә тәне һәм җаны белән бер тапкыр гына килми, монда тугызынчы һәм унбишенче тапкыр кайтучылар да бар.
Әйтергә кирәк, күптән түгел генә "Красный бор имәнлеге" 565 310 мең сумлык республика грантына ия булды.
- Әлеге грант безнең өчен зур җиңү булды. Без Президент грантлары фонды конкурсында «Бәхет суларга» проекты белән катнаштык. Ул күчерелгән коронавирусной инфекциядән соң, шулай ук вируслы авыруларны профилактикалау өчен пенсионерларны тернәкләндерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Шуңа күрә отылган чараларга физиотерапевтик кабинетны тупларга планлаштырабыз. Шулай ук "Гейзер" коры углекислый ваннасы сатып алынган инде, - ди үзәк директоры Анна Суханова.
Ял итүчеләр өчен ел әйләнәсендә биредә психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелә. Тернәкләндерүдән буш вакытны үзәккә килүчеләр файдалы әңгәмәләр, мастер-класслар, тренинглар артында уздыралар, концертларга һәм бәйрәм чараларына йөриләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Тик менә чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен инвентарь җитми иде. Әлеге мәсьәләне кыска вакыт эчендә район башлыгы Азат Вәлиев, РФ Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты, ТР Чаңгы узышлары Президенты, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев ярдәме белән хәл итеп булды.
21 февральдә үзәктә тантаналы төстә чаңгы комплекты тапшырылды.
- Сез үз вакытыгызны тагын да кызыграк уздырырсыз дип уйлыйбыз. Хәерле юлга! Спорт белән шөгыльләнегез, үзегезне саклагыз, нык сәламәтлек телибез! - диде Азат Рустемович, ял итүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Ул көнне үзәккә килүчеләрдән күпсанлы рәхмәт сүзләре яңгырады. Нурлы елмаюлары һәм көчле алкышлар чараның тәмамлануы булды.