Бүген «Олимп» спорт комплексы базасында күренекле тренер, физкультура укытучысы Сарсак-Омга лицее укытучысы Заитов Леонид Федорович хөрмәтенә «Федорыч Кубогы»на волейбол буенча VI традицион турнир уза.
Бу юлы ярышларда 8 команда катнашты. Яр Чаллы, Алабуга, Ижау, Можга, Алнаш, шулай ук безнең районнан - Сарсак-Омга, Тирсә, Әгерҗе волейболчылары килде.
Турнирның баш оештыручысы Сергей Маркитонов сүзләренчә, турнир дүрт ел Сарсак-Омга лицее базасында узды. Икенче ел ул инде "Олимп" та уза.
Турнирда катнашучыларны район башлыгы Азат Вәлиев, район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге баш белгече (спорт буенча) Ренат Зарифуллин сәламләде.
Волейболчылар өчен зур сюрприз булды, өлкән яшьтә булуга карамастан, тантананың сәбәпчесе Леонид Федорович үзенең хатыны Галина Михайловна белән килде. Алар шундый бәйрәм өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт әйттеләр һәм җылы теләкләрен белдерделәр.