Кичә «Балалар иҗат йорты “Салават күпере талантлары” Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан картинг буенча район ярышларында җиңүчеләр булган иң яхшы картингистларны бүләкләү булды.
Бу көнне балалар үзләренең педагоглары, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Әгерҗе бүлеге башлыгы, ЮХИДИ вәкилләре кулыннан бүләкләр алды.
Балалар иҗат йорты директоры Валентина Федорова җыелганнарга теләкләрен җиткерде. - Кадерле балалар, сез әти-әниләрегез горурлыгы, учреждениебезнең һәм Әгерҗе районының горурлыгы.
Без ышанабыз, киләчәктә сезнең исемнәр бөтен Россиягә яңгыраячак! Картистларны бүләкләгәннән соң, шулай ук үз балаларының мавыгуын хуплаган һәм алар өчен иң зур таяныч булган иң актив әти-әниләрне хөрмәтләделәр.