9 һәм 10 мартта Әгерҗе районы Мөслим, Минзәлә, Актаныш һәм Менделеевскидан яшь артистларны кабул итәчәк. Район Мәдәният сараенда “Созвездие–Йолдызлык” республика фестиваленең зона этабы узачак.
Узган ял көннәрендә бу чарага әзерлек кысаларында район башлыгы Азат Вәлиев инициативасы белән безнең шәһәрне Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, фестиваль директоры Дмитрий Туманов, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раил Гарипов, Губерна театры вәкилләре Сергей Безруков карады. Алар икенче тапкыр Әгерҗе районының яшь җырчылары, биючеләре, сүз осталары белән мастер-класслар үткәрделәр.