Александра Исенбаева: Туган ягына кайтуыма үкенмим

2022 елның 25 феврале, җомга

Традиция буенча район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты, алар үзләренең киләчәген медицина белән бәйләргә теләделәр. Чарада шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән утызга якын егет һәм кыз катнашты. Аларны яңа поликлиникада район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников каршы алды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән заманча медицина учреждениесенең өстенлекләре турында сөйләде.

Ижауда медицина белеме алган Александра Исенбаева узган елның сентябрендә Әгерҗедә балалар табибы булып эшли башлаган.

- Мин Ижау медицина академиясендә 8 ел укыдым. Әлбәттә, укуның беренче өч елы бик авыр булды. Өченче курстан соң гына беркадәр җиңеләю сизелә. Эшкә урнашырга да мөмкин. Ә 6 елдан соң, диплом алгач, инде үзең өчен чын горурлык тоясың. 2 ел мин ординатурада укыдым. Туган Әгерҗегә кайтуыма үкенмим. Монда мине бик җылы кабул иттеләр. Хезмәттәшләре белән уртак тел табуыма шатмын, - диде яшь табиб.

Ә чыгарылыш сыйныф укучыларына ул үз теләген әйтте - авырлыклар алдында курыкмаска. Бары тик тиешле тырышлык белән генә куелган максатка ирешеп була, дип саный ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International