Әгерҗедә районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды

2022 елның 25 феврале, җомга

Бүген Әгерҗе районында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды. Ул район Советының 2021 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш башланганчы Рөстәм Нигъмәтуллин республика программасы кысаларында Яңа ел алдыннан сафка бастырылган яңа поликлиника эшчәнлеге белән танышты.

Аннары ул район мәдәният сарае фойесында әзерләнгән күргәзмәне карады.

Төп доклад белән чыгыш ясап, район башлыгы Азат Вәлиев авыл хуҗалыгы, тимер юл, кече һәм урта бизнес, төзелеш һәм төзәтү, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, халыкны социаль яклау, мәдәният, яшьләр сәясәте кебек мөһим юнәлешләр буенча башкарылган эшләргә тукталды.

Кече һәм урта бизнес турында сөйләгәндә, район башлыгы Әгерҗедә логистик сәнәгать паркы төзелешенә аерым тукталды.

Мәгълүм булганча, әлеге парк автомобиль һәм тимер юл транспорты киселешендә төзү һәм алга таба анда катнаш йөк ташуларны үстерү, контейнер терминалы булдыру, сәнәгать предприятиеләре ачу планлаштырыла.

- Әлеге проект 2022 елга Татарстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән. Аның инвесторы - «Зур» ҖЧҖ 155 гектар мәйданлы җир кишәрлеге сатып алган. Хәзерге вакытта Иж-Бубый авыл җирлегенең генераль планы әзерләнә, - диде Азат Рөстәм улы.

Район башлыгы эшкуарлык өлкәсендә планлаштырылган башка эшләргә дә тукталды. Бу “Яфрак пыяласы заводы” проекты буенча сөйләшүләр, Әгерҗе шәһәренең 3нче балалар бакчасы базасында тегү җитештерү эшләтеп җибәрү һәм башкалар.

Тимерюлчылар эшчәнлеге Горький тимер юлы баш инженеры урынбасары Александр Гордеев чыгышында чагылыш тапты. Авыл җирлекләре тормышы һәм аларны борчыган мәсьәләләр турында Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов сөйләде. “Таткоммунэнерго” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Марат Газизов җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү проблемаларына тукталды.

- Чыгышларда район эшчәнлеге тулысынча яктыртылды. Күренеп тора, сезнең халыкның тормыш дәрәҗәсен алга таба да күтәрү өчен мөмкинлекләрегез бар. Моның өчен барлык юнәлешләр буенча актив эш алып барырга, нәтиҗәлелекне арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга, районда яшьләр калсын, кирәкле кадрларны җәлеп итү буенча системалы эш алып барырга кирәк, - дип билгеләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International