Кичә кичке сәгать дүртләр тирәсендә Әгерҗедәге Гагарин тыкрыгының 2 нче урамында җылылык белән тәэмин итүне сүндерү турында хәбәр алынды. Җылысыз Горький, Чапаев, Гагарин һәм Гагарин тыкрыгының 2 нче урамнарында 1200 кеше яши торган 12 торак йорт калган.
Төзекләндерү эшләреннән соң кичке җиденче яртыда җылылык кайтарылды. Килеп чыккан хәлнең сәбәбе - ике котельныйда, салкын су системасында басымы түбәнәю автомат рәвешендә сүндерү, дип аңлаттылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.