Шәһәр мәктәпләре укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре дөньясына чумды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген район Мәдәният йортында шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән тамаша узды. Чаллы шәһәреннән "Калейдоскоп" театры артистлары балаларга үз чыгышлары белән сөендерделәр.

Уен формасында әкият геройлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International