Әлфия Когогина: кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә, газ меңләгән йортларга дәүләт хисабына уздырылачак, ә аз керемле гражданнарның йортларнына газ тулысынча бушлай кертеләчәк

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, республика муниципалитетлары катнашында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе субъектларын газлаштыру һәм газ белән тәэмин итүнең социаль юнәлешле һәм икътисадый нәтиҗәле системасын гамәлгә кертү буенча йөкләмәсен үтәү барышы каралды.

«Татарстан Республикасының 2021 ел башына газлаштыру дәрәҗәсе 99,6 процентка җитте, шул ук вакытта газлаштыруның югары күрсәткечләре шәһәрләр өчен дә, авыллар өчен дә тәэмин ителгән. Шул ук вакытта, 2021 елның 1 августына 903 торак пункттагы 18 164 йорт потенциаль рәвештә газлаштырып бетерелергә тиеш. Шуңа күрә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән социаль газлаштыру программасы минем туган Татарстаным өчен бик мөһим", - дип шәрехләде Когогина.

"Хәзерге вакытта республикада халыкка мәгълүмат бирү, Бердәм газлаштуры операторы сайтында яки дәүләт хезмәтләре аша гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм итү буенча масштаблы эш алып барыла", – дип өстәде депутат.

18 февральгә гражданнар тарафыннан 10720 гариза бирелгән (шуларның 8271  кабул ителгән), «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тарафыннан 3641 килешү төзелгән, 1404 килешү буенча газ җибәрүгә әзерлек тәэмин ителгән, 153 килешү буенча тоташтырылган. Гомумән алганда, Татарстанда газлаштыру программасы 7 млрд. сумнан артык суммага тормышка ашырыла,шул исәптән махсус өстәмә һәм бердәм газлаштыру операторы чаралары.

"Март аеннан ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, гражданнарның аерым категорияләренә йортларга газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу чыгымнарын түләүгә субсидияләр биреләчәк", - дип өстәде Когогина.

Чыгымнарның беркетелгән суммасыннан чыгып, субсидия күләме булачак:

80 мең сум – Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, I һәм II төркем инвалидлары, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, җан башына уртача керем 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр өчен.;

Җан башына уртача керем 10-19 мең сум булган гаиләләр өчен – 60 мең сум.

Бу максатларга республика 195 млн. сум акча юнәлдерәчәк.

"Шулай итеп, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә, газ дәүләт хисабына меңләгән йорт хуҗаларына биреләчәк, ә аз керемле гражданнар йортларын тулысынча бушлай газлаштыра алачак", – дип билгеләп үтте Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International