Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлегендә күп еллар белгеч вазифасын башкарган Флүрә Миркасыйм кызы СЕРГЕЕВА ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, исемле сәгать белән бүләкләнде.
Олимпиада призерлары
Милли мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы узды.
Исәнбай мәктәбе укучысы Ралинә Хәбирова – рус теленнән, Тирсә мәктәбеннән Карина Бәширова, Сарсак-Омга лицееннан Екатерина Маркитонова рус әдәбиятыннан призер булдылар.
Аларны олимпиадага укытучылар Эльвира Сундукова, Гөлнур Тукманова, Флүрә Зарипова әзерләделәр.