Бүген “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында “Эшмәкәрлек” федераль партия проекты расланды.
Яңа партия проектының координаторы итеп бертавыштан РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина сайланды.
"Мөһим карар кабул ителде – партия эгидасы астында эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча аерым федераль проект эшли башлаячак. Аның беренче чираттагы бурычы-эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле мөһим карарлар эшләү һәм фикер алышу өчен һөнәри Гомумроссия мәйданчыгын формалаштыру һәм бу үсешне тоткарлаучы киртәләрне бетерү. Бүгенге санкцияләр шартларында Россия хөкүмәте, төбәкләр, бизнес-бергәлек белән берлектә кече һәм урта эшмәкәрлеккә, шул исәптән закон чыгару дәрәҗәсендә ярдәм итү Программасын эшләү бурычын куябыз", - диде парламентарий.
Проект кысаларында кече һәм урта бизнес предприятиеләре мәнфәгатьләрен яклаучы бизнес-бергәлек һәм коммерциячел булмаган оешмалар, Дәүләт Думасы кече һәм урта бизнес комитеты белән адреслы эш алып барылачак, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм предприятие хуҗалары арасында диалогны формалаштыруда ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, кызыксынган яклар катнашында КУЭ тармакларын үстерүгә стратегик карашлар эшләү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.