Әгерҗедән ярдәмгә беренче партия Казанга озатылды

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Бу атнада Әгерҗедә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән гаиләләр өчен гуманитар җыю оештырылды. Күпчелек битараф булмаган кешеләр һәм шәхси эшмәкәрләр көчле ярдәм күрсәтү теләген белдерде. Кыска вакыт эчендә озак саклау продуктлары, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары, шулай ук башка бик күп нәрсәләр җыелган. Әгерҗедән ярдәмгә беренче партия кичә Казанга җибәрелде.

Оештыручылар Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм Яшьләр парламенты активистлары йөзендә ярдәм кулын сузучыларга зур рәхмәт белдерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International