2 март көнне Иске Чекалда авылында яшәүче Вохмина Нина Романовна тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу күркәм көнне юбилярны район башлыгы урынбасары Ямалиев Илфат Ильяс улы, Иске Чекалда авыл җирлеге башлыгы Павел Михайлович, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Залетова Надежда Геннадьевна котлады.
Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиевның котлавын укыдылар. Юбилярга нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын, озын гомер теләп бүләкләр тапшырдылар.
