Ветераннар җәмгыятендә – яңа җитәкче

2022 елның 4 марты, җомга

Узган атнада район ветераннар җәмгыятенең чираттан тыш утырышы узды.  Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин катнаштылар. 

12 ел әлеге җәмгыять белән җитәкчелек иткән Рәвия Лутошкина вәкаләтләрен туктатуны сорап мөрәҗәгать иткән. Аның үтенече канәгатьләндерелде. Артур Акбашев, Рәвия Фәррахи кызына тирән рәхмәт белдереп, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп күп еллар район үзәкләштерелгән клублар системасы белән җитәкчелек иткән Эльвира Нәбиева сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International