Дәүләт Думасы бизнеска йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, әгәр дә ул кеше тормышына һәм сәламәтлегенә, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүгә бәйле булмаса, беренче тапкыр рөхсәт ителгән хокук бозу өчен штраф урынына кисәтү билгеләнәчәк. Закон проекты «Бердәм Россия»тәкъдиме буенча эшләнгән.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Кече һәм урта бизнес үсешенә комачаулаучы барлык киртәләрне юкка чыгарырга, аңа йөкләнешне киметергә һәм нәтиҗәлелекне арттырырга кирәк. Эшмәкәр законны бозу түгел, ә үтәү отышлырак икәнлеген белергә тиеш. Кисәтү алымын кертү җәза урынына бизнес-берләшмәдә уңай кабул ителер дип ышанам".
Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кече предприятиеләр категориясенә керә торган юридик затлар - социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм КУЭ субъектлары өчен, шәхси эшмәкәрләр өчен гамәлдә булган кагыйдәләрне тарату хисабына, административ штраф күләмен киметүне күздә тота.
Шулай ук закон проекты юридик затны һәм аның вазыйфаи затын, хезмәткәрен бер үк административ хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартуны тыюны күздә тота.
Моннан тыш, «бер тикшерү – бер акт»схемасы да кулланылачак. Ягъни административ штрафлар бер состав белән берләшкән берничә хокук бозу очрагын ачыклаганда гына җыелмаячак.