Әгерҗе районы Хәрби комиссар кубогына чаңгы эстафетасы җиңүчеләре билгеле

2022 елның 5 марты, шимбә

Кичә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында Әгерҗе районы хәрби комиссары кубогына традицион чаңгы эстафетасы узды. Студентлар анда рәхәтләнеп катнаштылар.

1 һәм 2 курс командаларын филиал директоры Илшат Гайнетдинов һәм Әгерҗе районы хәрби комиссары Илгиз Галиев сәламләде.

Ярышларны уздыру барышында барысы да уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алды, дип хәбәр итә көллият коллективы.

Ә призлы урыннар болай бүленде:
Беренче урын - С/21 төркеме
Икенче урын - 2Т/20 төркеме
Өченче урын - Т/21 төркеме

Традиция буенча җиңүчеләргә Хәрби комиссар кубогы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International