Депутатлар хоры Әгерҗе хатын-кызлары өчен җыр башкарды

2022 елның 5 марты, шимбә

Казанда халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсына нәтиҗә ясадылар. Тантаналы чарада Әгерҗе районы делегациясе: Валентина Шурметова, Гөлфия Симакова, Фирая Солтанова, Любовь Максимова, Наталья Матвеева һәм Наталья Володских та катнашты. 

Җыелган гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән Казан мэры Илсур Метшин котлады.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда гаҗәеп матур һәм хезмәт сөючән хатын-кызлар яши. 

Килгән кунаклар өчен бу көнне Казан вокаль һәм бию коллективлары катнашында концерт оештырылды, ә ахырда Казан шәһәр думасы депутатлары хоры алар өчен җыр башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International