Әгерҗе районы Татарстанда хезмәт хакы буенча 16 нчы урында тора

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

Район Советының 2021 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

- Чыгышларда район эшчәнлеге тулысынча яктыртылды. Киләчәк бурычлар, актуаль проблемалар билгеләнде. Кызганычка каршы, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Әгерҗе районы бүген 44 урында тора, - дип билгеләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Дөрес, аерым өлкәләр буенча вәзгыять начар түгел. Хезмәт хакы буенча район республикада 16 нчы урында тора, кече хуҗалыклардан файдалану буенча - 18 нче, терлекчелек буенча - 29 нчы урында. Хезмәт хакына килгәндә, биредә тимер юл зур роль уйный.

- Барлык юнәлешләрдә, авыл хуҗалыгы булсынмы ул, кече һәм урта бизнесмы, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк. Яңа эш урыннары булдыру, яшьләр районда калсын өчен мөмкинлекләр эзләү, кирәкле кадрларны җәлеп итүнең билгеле бер системасын формалаштыру - болар барысы да күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елда нәтиҗәләр яхшырак булыр дип уйлыйм, - диде Рөстәм Камильевич. - Районда халыкның тормыш дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрү өчен ресурслар бар.

- Без үз эшебезгә тәнкыйть белән карыйбыз, җитешсезлекләрне дә, мөмкинлекләрне дә аңлыйбыз. Барлык юнәлешләр буенча эшне көчәйтергә вәгъдә итәбез, - дип йомгаклады утырышны район башлыгы Азат Вәлиев.

Соңыннан Рөстәм Нигъмәтуллин район алдынгыларына республика дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International