Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Табигать хатын-кызларга тиңдәшсез матурлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, рухи наз һәм фидакарь тугрылык, тормыш зирәклеге һәм гаҗәеп сабырлык биргән.
Сез гаилә учагын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, эшне һәм һөнәри казанышларны гаҗәеп нәфислек һәм сөйкемлелек белән берләштерәсез, һәрвакыт яшь һәм гүзәл булып каласыз.
Күзләрегез балкып, кулларыгыз һәм йөрәгегез җылысы белән тулган бу көн шатлык, елмаю һәм искиткеч кәеф бүләк итсен! Бәхетле, сәламәт һәм яратучан булыгыз! Бәйрәм белән!
Әгерҗе районы башлыгы А.Р. Вәлиев