7 март көнне Наҗар авылында бәйрәм чарасы - Май чабу һәм кышны озату булды.
Һава торышы халык күңелен күтәреп йөрде һәм бәйрәмне киң колач белән билгеләп үтәргә комачауламады. Алып баручылар якты язга әверелеп, халыкны уен-көлке, бәйгеләр белән даими җылытып тордылар.
Бәйрәм кунаклары көч ярышларында, яшь күңел ачуларда, төрле конкурсларда катнаша, фотога төшә, шулай ук тәмле камыр ризыклары, аш һәм җимешләр татып карый алдылар.
Бәйрәм азагында, кышны олылап, борынгыча итеп үткәрү һәм язны каршылау гадәте булсын өчен, курчакны Масленаны яндырдылар.
