Әлфия Когогина халыкның тормышына, сәламәтлегенә һәм илнең иминлегенә куркыныч янамаса, кече һәм урта эшмәкәрлекне планнан тыш тикшерүгә мораторий кертергә тәкъдим итте

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» нең социаль-икътисади тотрыклылык чаралары турында фикер алышу буенча оператив киңәшмәсе барышында Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Россиядә кече һәм урта бизнесны планнан тыш тикшерүләргә мораторий кертү тәкъдиме белән чыкты.

«Санкцияләр белән бәйле  бу катлаулы вакытта эшмәкәрләргә мөмкин кадәр «иркен суларга мөмкинлек бирү», бизнеска үсәргә комачаулаучы киртәләрне бетерү зарур. Бу тикшерү-күзәтчелек эшчәнлегенә дә кагыла. КУЭ тикшерүләренең күбесе планнан тыш. Шуңа күрә без Хөкүмәткә, халыкның тормышына, сәламәтлегенә һәм илнең иминлегенә куркыныч янамаса, планнан тыш тикшерүләр үткәрмәү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Риск-юнәлешле алым кертергә кирәк", - дип хәбәр итте парламентарий.

«Моннан тыш, КУЭ кредитлар бирү бурычын кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Бүген банклар эшкуарларга кредит линияләрен берьяклы тәртиптә ябалар яки ставкаларны күтәрә алмаслык дәрәҗәдә арттыралар. Тиз арада кредит бирүне нигезле ставка белән стимуллаштыру программасы эшли башларга тиеш дип саныйбыз», – диде Когогина.

Парламентарий шулай ук, короновирус вакыты тәҗрибәсен кулланып, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программасын алдан эшләү тәкъдиме белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International