ЮХИДИ инспекторлары Әгерҗе автоледиларын 8 Март белән котлады

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көнендә Әгерҗе районында акция үткәрделәр - инспекторлар руль артындагы хатын-кызларны 8 Март белән котлап, чәчәкләр бүләк итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Илназ Гатин әйтүенчә, акция кысаларында инспекция хезмәткәрләре руль артында хатын-кызларга бәйрәм рухы бүләк итеп кенә калмый, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә искә төшерә һәм юлларда иминлек тели.

Мондый тәбрикләүгә хатын-кызлар бары тик шат кына, дип билгеләп үттеләр ЮХИДИ бүлегендә.

"Шатланалар, елмаялар, барысы да бәхетле» - диләр инспекторлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International