Данил Широбоков: "Энциклопедияләр уку – яраткан шөгылем"

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2010 елдан башлап март аеның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Сез китапны кулга еш аласызмы? Кычкырып укуга сезнең тормышта урын бармы? Райондашларга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Данил ШИРОБОКОВ, Тирсә мәктәбе укучысы:

– Безнең гаилә китап укырга ярата. Әнием әкиятләрне миңа бер яшь тулганчы ук укыган инде. Балалар бакчасына йөри башлагач, Корней Чуковский, Агния Барто, Валентин Берестов шигырьләрен һәм әкиятләрен аеруча яраттым. Соңрак Евгений Чарушин, Виталий Бианки хикәяләре белән дә таныштым. Хәзер мин 3 сыйныфта укыйм. Энциклопедияләр уку – яраткан шөгылем. 3 яшьлек энекәшем Ярослав мин китап укыганда бик кызыксынып тыңлый. Кыш бабай аңа динозаврлар турында энциклопедия бүләк итте. Ул рәсемнәрен бик кызыксынып карый, ә мин укыйм. Әниемнең этләр, башка хайваннар, машиналар турында укыганын игътибар белән тыңлый.

Әтием тарихи китапларны бик ярата. Йорт кошлары турында укыганда безнең кызыксынып тыңлаганны күргәч үзеннән дә өстәп сөйли. Шундый кызык килеп чыга, энем белән мин рәхәтләнеп көләкөлә тыңлыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International