Инспекциянең ситуацион үзәге икътисадтагы хәлне тикшерә

2022 елның 11 марты, җомга

9 нчы федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара Инспекциясе ситуация үзәге көн саен салым түләүчеләрдән бизнес куркынычлары турында кергән мөрәҗәгатьләрне мониторлаштыра. Кергән мөрәҗәгатьләрнең барысы да анализлана, гомумиләштерелә һәм Россия Федераль салым хезмәтенең федераль ситуацион үзәгенә килеп туган шартларда ярдәм чараларын системалаштыру һәм эшләп чыгару өчен җибәрелә.

Барлыкка килгән икътисадый хәвеф-хәтәрләр турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча 9нчы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясенә түбәндәге каналлар буенча җибәрергә мөмкин:

- Электрон рәвештә шәхси кабинетлар аша, "Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать" сервисы аша Россия Федераль салым хезмәте сайтында, телекоммуникация каналлары буенча r1600@tax.gov.ru электрон почтасына;

- кәгазь рәвешендә турыдан-туры салым органына яисә почта аша;

- телдән кайнар линия телефоннары буенча: 9-31-62, 9-31-49, 9-31-20.

Инспекция барлыкка килә торган икътисади куркынычлар турында мөрәҗәгатьләр җибәргәндә ИНН, эшчәнлек төре (ОКВЭД), шулай ук бизнес өчен барлыкка килә торган куркынычларны күрсәтергә киңәш итә. Кире элемтә өчен контактлы телефон номерын күрсәтергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International