Исәнбай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Энҗе Латыйпова Татарстанның төрле районнарыннан, Пенза һәм Киров өлкәләреннән, Удмуртиядән килгән яшьтәшләре белән Казанда V Бөтенроссия “Ак калфак“ укучы кызлар бәйгесендә катнашты.
Кызлар жюри әгъзаларын үзләре белән таныштырдылар һәм туган яклары, традицияләре, гаилә шәҗәрәләре турында презентация тәкъдим иттеләр.
Катнашучылар өчен каз пешерү һәм токмач кисү буенча мастеркласслар үткәрелде. Энҗе Латыйпова әлеге бәйгедә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аңа Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.