Әгерҗе фермерлары съездда катнаштылар

2022 елның 12 марты, шимбә

Казанда фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды узды.

ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров катнашында узган әлеге чарага Әгерҗе районыннан фермерлар советы рәисе Тәлгать Муллануров, Сарсак-Омга фермеры Марат Хәсәнов, Кичкетаң авылы инвесторы Владимир Сергеев та чакырылганнар иде. Марат Хәсәнов съездда үз эшчәнлеге һәм район фермерларының проблемаларына багышланган чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International