Пенсионерларга цифрлы финанс хезмәтләре турында

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар көне алдыннан Яр Чаллы территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгече Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Красный Бор авылының “Красный бор имәнлеге” социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу вакытында белгеч ял итүчеләрне “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон белән таныштырды, законның төп мәкаләләрен аңлатты, “кулланучы”, “товар”, “хезмәт күрсәтү” төшенчәләрен ачты. Цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләре бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китергәнлеге турында әңгәмә корды. Банкоматлар, түләү банкы һәм банкныкы булмаган терминаллар барлыкка килде. Мобиль банк, интернет-банк - кулланучыга банк һәм карточка счетының торышын дистанцион рәвештә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары, шулай ук түләүләрне, күчерүләрне һәм сатып алуларны, өйдән чыкмыйча гына, компьютер, планшет, мобиль телефон ярдәмендә башкарырга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары. Яңа һәм уңайлы финанс инструментлары, хәер, уңайлы кулланучылар тирәлеген генә түгел, ә исәпкә алырга кирәк булган яңа куркынычларны да тудыра. Банк хезмәтләреннән файдаланучылар саны елдан-ел арта, ә 2024 елга цифрлы банк хезмәтләрен кулланучылар саны 3,6 миллиард кешедән артып китәчәк. Әмма мондый шартларда финанс мошенниклыгы куркынычы да сизелерлек арта, ә гражданнарның аерым категорияләре традицион каналларда күрсәтелми башлаган хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге белән чикләнергә мөмкин. Финанс оешмалары еш кына клиентларга хезмәтне ничек нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдаланырга кирәклеген аңлатмый. Нәтиҗәдә ышанучан һәм өлкән яшьтәге клиентлар мошенниклар өчен кызыксыну объектына әверелә.

Бөтендөнья кулланучылар оешмасы һәм кулланучылар хәрәкәте цифрлы финанс хезмәтләрен үстерү максатыннан кампанияләр һәм тикшеренүләр үткәрәчәк, алар инклюзив, куркынычсыз, гадел, тотрыклы булачак һәм кулланучыларны яклау астында тотачак.

Грамоталы кулланучылар булырга, финанс хезмәтләрен дөрес кулланучы булырга, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын яклый белергә өйрәтергә - Социаль ярдәм үзәгенең ял итүче пенсионерлар белән очрашуның төп максаты. Очрашу азагында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды, истәлекле фото эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International