Әгерҗе районы Мәдәният йортының Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш теле гармун” гармунчылар халык ансамблендә катнашучылар чираттагы җиңү белән кайтты.
Татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучылар арасында “Урал сандугачы” ачык төбәкара бәйгесендә безнең ансамбль Беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм бүләк белән бүләкләнде.
Сүз уңаеннан, бу райондашларыбызның беренче генә җиңүе түгел. Коллектив узган ел да бу конкурста җиңүгә лаек булган иде.