"Кулланучы, үз хокукларыңны бел!"

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2022 елда Consumers International җәмәгатьчелеккә цифрлы финанс хезмәтләре сегментында кулланучылар хокукларына игътибарны юнәлтергә тәкъдим итте һәм "Fair Digital Finance - "Гадел цифрлы финанс хезмәтләре" девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын үткәрү карарын кабул итте.

Әлеге бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре Үзәк китапханәсенең уку залында “Кулланучы, үз хокукларыңны бел!” дигән мәгърифәт акциясе узды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында әдәбият тәкъдим ителгән мәгълүмати стенд урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече катнашучыларны “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон белән таныштырды, цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләренең бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китерүе турында сөйләште. Банкоматлар, түләү банкы һәм банкныкы булмаган терминаллар барлыкка килде. Мобиль банк, интернет-банк - кулланучыга банк һәм карточка счетының торышын дистанцион рәвештә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары, шулай ук түләүләрне, күчерүләрне һәм сатып алуларны, өйдән чыкмыйча гына, компьютер, планшет, мобиль телефон ярдәмендә башкарырга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары. Бу яңалыклар безнең гадәти тормышыбызны бик үзгәртте.

Акциянең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын якларга, финанс хезмәтләрен дөрес кулланучы булырга өйрәнү.

Очрашу азагында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды, истәлекле фото эшләнде.

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт акогольинспекциясенең Чаллы территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International