РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эшмәкәрләр белән очрашу барышында контроль-күзәтчелек эшчәнлегендәге яңалыкларга аңлатма бирде.
«Көнбатыш санкцияләре шартларында бизнеска «иркен суларга»бирергә кирәк. Һәр очрашуда эшмәкәрләр планлы тикшерүләргә кертелгән очракта да, тикшерү органнары планнан тыш визитлар белән бизнесны катлауландырачак, дигән мәсьәләне күтәрәләр. Бүген бу басымны шактый киметергә вакыт җитте. Без хөкүмәт белән бергә бу өлкәдә системалы карарлар кабул иттек.
Аерым алганда, планнан тыш тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге шактый чикләнгән, бу 100 дән артык федераль тикшерү, 33 төбәк һәм 7 муниципаль тикшерү, төренә кагылачак. Кыска гына әйткәндә, инде үткәрелә торган барлык тикшерүләр дә – планлы һәм планнан тыш тикшерүләр дә туктатылачак. Күрсәтмәне бары тик аерым очракларда гына бирергә мөмкин булачак-әйтик, дәүләт иминлеге янавы яки кеше сәламәтлегенә авыр зыян килгән очракта. Шул ук вакытта элек бирелгән күрсәтмәләрнең барысын да автомат рәвештә 90 көнгә озайтабыз", - дип хәбәр итте Когогина.