Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Торак-коммуналь хуҗалыкның өзлексез эшләве район халкы өчен мөһим роль уйный, аның предприятиеләреннән торак пунктларның тормыш белән тәэмин итү системаларының эш тотрыклылыгы, барлык оешмаларның тулы канлы эшчәнлеге тора. Шәһәр һәм район халкы өчен уңайлы яшәү шартлары тәэмин итеп, сез үз хезмәтегез белән өйләрдә, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык һәм уңайлыклар тудырасыз.
Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләү зур белем, җаваплылык, кешеләр белән эшли белү таләп итә. Сезнең һөнәри осталыгыгызга, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, күңел җылысына күпчелек кешеләрнең кәефе, аларның тормышы иминлеге һәм шартлары бәйле.
Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе ветераннарының күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез! Сезгә тотрыклылык, планнарны тормышка ашыру, уңышлар телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!