18 март көнне 2 нче мәктәп базасында “Бергәләп бирәбез. Әти-әниләр өчен бердәм дәүләт имтиханы».
Әлеге акциянең инициаторы - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. 2022 елда әлеге акция алтынчы тапкыр уздырыла. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән таныштырырга ярдәм итәчәк.
Бу көнне Әгерҗедәге әти-әниләр имтиханның барлык процедуралары аша үттеләр: теркәлү, телефон һәм шәхси әйберләр тапшыру, металл рамкалар аша үтү, бланклар тутыру. Алар имтиханда контроль ничек алып барылуын, имтихан үткәрү пунктына нинди эпидемиологик иминлек чаралары үтәлүен, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрделәр.
Быел әти-әниләр база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханын яздылар. Әлеге кампаниядә башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Шәрипов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Әхтәмова катнаштылар.