18 мартта Әгерҗедә "Олимп" спорт комплексы базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының язгы фестивале узды. Анда шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары актив катнашты. Барысына да йөгерүдә, сыгылмалылыкта, чыдамлыкта үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтергә туры килде. Һәркем ГТО нормативын лаеклы үтәде.
"Сәламәт яшәү рәвешен сайлагыз, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнегез, ГТО комплексында катнашыгыз - бу киләчәктә актив һәм озын гомер нигезе! Спорт – тормыш нормасы икәнлеген үз үрнәкләре белән исбатлаучыларга чын күңелдән рәхмәтлебез!" - ди фестивальне оештыручылар.