Әгерҗе кызы "Мирас" Халыкара татар мәдәнияте конкурсында җиңде

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

19 март көнне Самарада "Мирас" Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды.

Әгерҗе шәһәрендә туган, Казан педагогика көллияте студенты Рәшитова Гөлназ бу бәйгедә ике номинациядә катнашты.

"Сәнгать сүзе" номинациясендә Гөлназ I дәрәҗә Лауреат булды һәм кубок белән бүләкләнде. "Вокал" номинациясендә якташыбыз III дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды һәм медаль белән бүләкләнде.

Жюри әгъзалары:
РФ һәм ТР халык артисткасы - Ганиева Венера;
Шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе - Аймәтов Рәмис;
РФ Атказанган артисты - Хаметов Айрат;
Татарстан Республикасының халык артисты - Ильясов Рәсим;
Россиянең атказанган артисты, ТР халык артисты һәм РБ - Газиев Идрис;
ТР һәм РБ ның атказанган артисты Асаев Рөстәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International