Әгерҗедә догазификация мәсьәләләре буенча туры эфир узачак

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча догазификация социаль программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул гражданнарга җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газ китерү мөмкинлеген бирә.

Моңа бәйле рәвештә, пәнҗешәмбе көнне 12.00 сәгатьтә "Радио-Әгерҗе" "Газпром ТрансгазКазань" ҖЧҖнең "Алабуга" ЭПУ район эксплуатацион газ хезмәте җитәкчесе Рифат Мостахимов һәм Әгерҗе районында Республика матди ярдәм үзәге бүлеге җитәкчесе Эльвира Зәйнетдинова белән туры эфир узачак.

Халыктан сорау 2-12-20 һәм 8 962 573 146 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International